Пенсия фондын һәм социаль иминият фондын бердәм фондка берләштерәләр

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Белгеч аңлата.

           

2023 елның гыйнварыннан үзгәртеп кору юлы белән ике фонд - пенсия һәм социаль иминият фонды берләштереләчәк.

 

Яңа төзелгән структура Россия Федерациясе Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды, яки Россия социаль фонды (СФР) дип аталачак. Фонд Россия Федерациясе Хөкүмәте каршында оештырыла, оештыру-хокукый форма – бюджеттан тыш дәүләт фонды. Пенсия фондының аңа бирелгән барлык номерлары һәм кодлары саклана. Хәзер хезмәткәрләр стажировка үтә: Россия Пенсия фонды белгечләре Социаль иминият фонды хезмәтләрен күрсәтергә өйрәнәләр һәм киресенчә. Искәртеп узабыз, Пенсия фонды – ул гражданның гомере буена – туганнан алып үлгәнгә кадәр хезмәт күрсәтүче оешма, ул пенсияләр һәм пособиеләр түләп кенә калмый.

 

Бүгенге көндә безнең районда 6412 пенсионер исәпләнә. 2021 елның 1 октябренә 6485 пенсионер иде. Район халкының гомуми санында пенсионерларның чагыштырма күләме 32,1 процент тәшкил итә (2022 елның 1 гыйнварына 19 980 кеше иде). Ел башына эшләүче пенсионерлар 1020 кеше булды, агымдагы датага  – 977.

 

 

Клиентлар хезмәте эшчәнлеге

 

Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенең төп бурычларыннан берсе -гражданнарны пенсия белән тәэмин итү, гаризалар һәм документлар кабул итү, булачак пенсионерлардан документлар кабул итү. Кабул ителгән һәм сканерланган документларны оператив рәвештә башка бүлекләргә җибәрергә кирәк. Барлык операцияләр дә электрон рәвештә үткәрелә. Хезмәт күрсәтү процессы үтә күренмәле, күп этаплы, һәр этапта теләсә нинди ситуацияне күзәтеп була. Клиентлар хезмәтенең тагын бер мөһим бурычы - булачак пенсионерлар белән алдан эшләү. Пенсия яше артуга карамастан, бу категория гражданнар белән эшләү элеккечә калды. Гражданның пенсия хокукларын бәяләү хатын-кызлар 55 яшькә җиткәнче һәм ирләр 60 яшькә җиткәнче тәмамланырга тиеш. Ел башыннан хезмәт белгечләре тарафыннан 6900 гариза кабул ителгән, ягъни ай саен якынча 700 кеше мөрәҗәгать итә.

 

Пенсия яше артуны исәпкә алып һәм күчеш чоры шартларында агымдагы елның беренче ярты еллыгында пенсия белән тәэмин итү хокукына 1965 елда туган 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 1961 елда туган 61,5 яшьлек ирләр ия булды. Аларның пенсиягә чыгу яше ел ярымга артты. Таләп ителгән стаж - 13 ел, ә кирәкле пенсия коэффициентлары саны – 23,4. Гомуми стаж буенча пенсиягә чыгучылар икенче ярты еллыкта юк. Ягъни пенсия билгеләүне сорап вакытыннан алда пенсиягә хокуклы кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Бу -педагоглар, медицина хезмәткәрләре, күп балалы әниләр, инвалидлар, шулай ук махсус хезмәт шартларында эш стажы булган гражданнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International