Көзге каникуллар вакытында «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле вәкилләре Мәскәүдә булдылар
«Вдохновение» иҗат хәрәкәтенең онлайн конкурс нәтиҗәләре буенча «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле Мәскәү шәһәрендә "Гранд фестиваль" конкурсының финалына чакырылды (лауреатлар өчен), анда 3 илдән һәм 68 шәһәрдән 101 коллектив ярышты, 244 номер тәкъдим ителде.
Безнең йолдызчыклар Россия башкаласына зур өметләр һәм җиңүгә омтылыш белән килделәр. Ике көн дәвамында коллективларны көчле һәм югары профессиональ жюри бәяләде. Берничә илдән килгән иң көчле коллектив арасында безнең Ютазы йолдызчыклары лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.
«Күңелле бию» дип аталган татар биюе һәм «Сицилия тарантелласы» ансамбльгә 3 нче дәрәҗә лауреат исемен китерде.