Гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан бүген (10 ноябрь) Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә гражданнарны бердәм кабул итү уза

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Суд приставлары өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга, үз туганнарына һәм хәрби хезмәткәрләргә карата башкарма производстволар белән бәйле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәк. Кабул итү шулай ук кредиторларның күрсәтелгән категорияләрдәге бурычларын кире кайтару белән бәйле мөрәҗәгатьләре буенча алып барылачак.

 

Кабул итү 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең барлык район бүлекләрендә узачак. Район бүлекләренең адреслары сайтның «Структура» бүлегендә күрсәтелгән. Моннан тыш гражданнар консультация сорап Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Казан шәһәре, Яхин ур., 3.

Үзең белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышанычнамә (башкару производствосы яклары вәкилләренә) булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International