Кешеләр барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, эш урыннарыннан эвакуацияләнде.
Өйрәнүләр һәм тренировкалар җитәкче составның, идарә органнарының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән халыкны яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итәргә вәкаләтле, шул исәптән гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә хезмәттәшлек планнары буенча җәлеп ителә торган бүлекчәләрнең әзерлеген арттыруның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Өйрәнүләрдә ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча чараларны оештыруда һәм үткәрүдә теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләр камилләштерелә. Өйрәнүләр эшләүче һәм эшләмәүче халыкны зарарлану учакларында, табигать бәла-казалары урыннарында, зур аварияләрдә һәм һәлакәтләрдә эшләүгә әзерләүнең төп һәм иң нәтиҗәле формасы булып тора.