Полиция көнендә без юстиция подполковнигы, Россия ЭЭМ Ютазы районы буенча тикшерү бүлеге начальнигы Дмитрий Чакров турында сөйләячәкбез
РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне (Полиция көне) – Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Ел саен Россиядә ул 10 ноябрьдә оператив-эзләү, тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләре, участок, патруль һәм эчке эшләр министрлыгы ветераннары тарафыннан билгеләп үтелә. Безнең районда да әлеге һөнәр ияләре шактый. Бу кыю кешеләр куркынычлардан курыкмыйлар һәм җәмәгать тәртибен саклауга үз өлешләрен кертергә әзерләр.
Бүген без аларның берсе турында гына сөйләрбез. Дмитрий Чакров - Ютазы районы буенча Россия ЭЭМның тикшерү бүлеге начальнигы. Җитди, вәкиллекле һәм кырыс - ул миңа беренче карашка шундый тоелды. Бераз әңгәмә коргач, мин аның чынлыкта кызыклы һәм шат күңелле кеше булуын аңладым, тик үзе турында аз сөйли. Бу, мөгаен, профессиональлектер - артыгын сөйләмәү.
Дмитрий Урыссу поселогында туып-үскән. Башта 2нче номерлы мәктәпне, соңыннан Октябрьский шәһәрендә башкорт икътисад-юридик техникумын тәмамлаган, 2003-2008 елларда Казан шәһәренең Россия дәүләт гуманитар университетында укыган. Өйләнмәгән, балалары юк. ЭЭМ хезмәтендә инде 15 ел эшли, шуларның алты елы - өлкән тикшерүче, җидеесе - тикшерү төркеме начальнигы һәм 2021 елдан тикшерү төркеме начальнигы булып эшли. Бүләкләре, «Иң яхшы тикшерүче» билгесе бар.
Әңгәмә барышында Дмитрий Сергеевич минем кайбер сорауларга җавап бирде:
- Ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайладыгыз?
- Ул дөньяда, илдә гаделлекне торгызырга ярдәм итә. Ә минем өчен тормышта төп өстенлекләр - законлылык, хокук тәртибе һәм гаделлек.
- Ә сез балачактан ук тикшерүче булырга хыялландыгызмы?
- Кайчандыр балачакта сыерлар асрарга, ферма ачарга хыялланган идем, ә инде үсмер чагымда адвокат булырга теләвемне аңладым. Әти-әнием һөнәр сайлауны хупладылар. Ләкин язмыш башкача хәл итте, мин хәзер тикшерүче.
- Профессиональ эшчәнлегегездә нинди характер сыйфатлары мөһим?
- Бу өлкәдә эшләү өчен әдәплелек, җаваплылык, гаделлек, игътибарлылык, аралашу һәм тәртиплелек кебек сыйфатлар кирәк. Законнарны белергә, аның үзгәрешләрен (яңалыкларын) күзәтү һәм дөрес куллана белү мөһим.
- Тормышта нинди мавыгуларыгыз, хобби бар? Аларга вакыт җитәме?
- Балык тотуны, походларны һәм яшелчә бакчасында эшләүне яратам. Гомумән, табигатьне яратам. Үз мавыгуларыма вакыт табарга тырышам, башкача ничек, ял итү дә кирәк бит.
- Безнең районда хокук бозулар буенча вәзгыять нинди?
- Районда криминоген хәл тотрыклы, хокук бозулар күбесенчә айти-технологияләр буенча – телефон мошенниклыгы өлкәсендә, банк счетыннан урлау, андый эшләр алтмыш процент. Мошенниклыкның күпчелек өлешен ачу мөмкин була.
- Эштә нинди кыенлыклар туарга мөмкин?
- Нигездә, процессуаль кыенлыклар. Кайчагында җинаятьче хәйлә-мәкерләр уйлап таба, ялган шаһитлар җәлеп итә, тик тәҗрибәле хезмәткәр андыйларны җиңел ачыклый.
- Хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез?
- Һәрвакыт гадел булуларын һәм закон “хәрефен”нән тайпылмауларын.
Менә шундый ул, Дмитрий Сергеевич. Әңгәмә ахырында ул үзенең университет хыялын тормышка ашырырга - адвокат булырга теләвен сөйләде, гаилә корырга – өйләнергә һәм балалар үстерергә теләвен әйтте.
Хезмәттәше шәрехләве:
Ютазы районы буенча Россия ЭЭМ тикшерү төркеме тикшерүчесе
юстиция лейтенанты Динар Иламов:
- Дмитрий Сергеевич баш хәрефтән җитәкче. Тәҗрибәле, грамоталы, гадел, намуслы, җаваплы. Профессионал, үз эшен белә һәм ярата. Эшендә җитди булса да, бик игелекле һәм шат күңелле кеше. Ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер чын дус.
Анастасия МИХАЙЛОВА