Район мәктәпләрендә, шулай ук балалар иҗаты үзәгендә махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырышалар.
"Яшь талантлар" студиясенә йөрүче кече төркем укучылары (җит. Гөлчәчәк Вәлиева) сугышчылар өчен рәсемнәр ясадылар.
Бәйрәкә урта мәктәбенең "Җылы йөрәк" волонтерлар отряды "Җылы аяклар" һәм "Йөрәк җылысы" акциясе буенча җыелган җылы оекбашларны, перчаткаларны, бәйләнгән оекбашларны хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм җыю пунктына тапшырды.