Урыссу поселогында район җитәкчелеге һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре вәкилләренең халык белән очрашулары дәвам итә.

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Чираттагы җыен Чкалов исемендәге паркта, М.Җәлил урамындагы 6 нчы йорт ишегалдында һәм Тукай урамындагы 23б номерлы йорт янындагы территориядә узды. Биредә якында урнашкан йортларда яшәүчеләр җыелды.

 

- Ни өчен күрше ишегалдында берничә урам яктырткычлары урнаштырылган, ә бездә яктырткычлар җитәрлек түгел? – бу сорауны кайбер йортларда яшәүчеләр бирде.

 

- «Якты» ишегаллары «Безнең ишегалды» программасына эләкте, аның нигезендә программада каралган эшләрнең тулы спектры бар, яктыртылыш та шулар исәбенә керә, - дип җавап бирде район җитәкчелеге вәкилләре.

 

Биредә "Безнең ишегалды”  республика программасына кертелгән ишегаллары исемлеге 2019 елда формалашуын әйтеп узарга кирәктер.  Алдан, йорт яны территорияләренең торышын өйрәнү максатыннан, аларны район башкарма комитеты һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар вәкилләре тикшергән. Ягъни өч ел дәвамында башкарылган «Безнең ишегалды» программасы берничә ел элек формалашкан иде. Тагын бер «Безнең ишегалды» программасы республикада старт алачагына ышанасы гына кала. Соңыннан элек канәгатьләнерлек дип табылган ишегаллары да бу программага кертеләчәк.

Йорт яны территориясен яктырту, ягъни урам яктырткычының өстәмә лампасын урнаштыру турында сорау ТМШ белән хәл ителә. Шул ук вакытта өстәмә чыгымнарның гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) кертелүен дә истә тотарга кирәк. Шул ук хәл ишегалларындагы парковка урыннарын киңәйтү мәсьәләсенә дә кагыла. Тәрәзәләр астында машиналар кую барлык яшәүчеләргә дә ошап бетми. Минем субъектив карашка, Чкалов исемендәге паркта балалар өчен өстәмә җиһазлар урнаштыру соравы да бөтенләй абстракт тоелды. Балалар булганны ватмасын иде. Аннары, парклар һәм скверларны да карап тотарга кирәк бит әле.

Сукбай этләр соравы кискенлеген югалта сыман.  Әйтик, хисап елында тиешле хезмәт тарафыннан 88 эт ауланган, аларның күпчелеге стерилизациядән соң кире кайтарылган, ә агрессив дип танылган ике этне приютта калдырганнар. Шул ук вакытта еш кына урам этләре генә түгел, фатирларда «яшәүчеләр» уңайсызлык тудыра. Эт асраучы тулай торак кагыйдәләре турында бөтенләй оныткан кебек тоела, ә бит усал итеп өрүче җәнлек дивар артында яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудыра. Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия күрсәтмәләренә караганда, хайваннарны яратучылар даими рәвештә штраф түләргә әзер. Шул ук вакытта искә төшерү артык түгел: хайван йомшак уенчык түгел. Ул да  «санитар эшкәртүне» һәм тыюны таләп итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International