Сәламәтлек саклау тармагы ветераны Илдус Мөгалләм улы Могыйновка бүген 70 яшь!

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган яшь табиб 1978 елда Урыссу үзәк район хастаханәсенә хирург булып эшкә килә.

1992 елда ул хирургия бүлеген җитәкли. 2005 елда Илдус Мөгалләм улы поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары вазыйфасына билгеләнә. Берникадәр вакыт онколог булып хезмәт куйган табибны Ютазы районында яшәүчеләр ультратавыш диагностикасының яхшы белгече буларак хәтерлиләр.

Илдус Могыйнов үзен һәрвакыт җаваплы, инициативалы һәм эшлекле белгеч итеп таныта. Ул яшь белгечләр өчен остаз.

Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы Илдус Мөгалләм улы Могыйновны чын күңелдән юбилее белән котлый. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телибез!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International