Ютазы районы торак пунктларында гына түгел, ә республиканың көньяк-көнчыгышында җир асты сулары катылыгы белән аерылып тора.
Әлбәттә, бу рөхсәт ителгән чик һәм су эчәргә яраклы. Ләкин урыссулылар бу катылык кимүен телиләр.
- Суны чистартуның өстәмә корылмасын сафка бастыру коммуналь счетлардагы «Су белән тәэмин итү» бүлегендә чагылыш табачак, - дип билгеләп үтте район башлыгы Аяз Шәфигуллин чираттагы гражданнар җыенында. - Әйе, су линияләрендә өзеклекләрне «Водоканал» бетерергә тиеш. Моның өчен су җибәрүне туктатырга кирәк, ул җибәрелгәннән соң чисталыгын югалта. Бу вакытлыча уңайсызлыклар һәм аларга түзәргә мөмкин.
Фәнис Кәримов урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр микрорайонда даруханә һәм ФАП булмавы соравын күтәрделәр. Моңа Урыссу район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова фельдшерның булуын ассызыклады. Ләкин! Бу микрорайондагы ФАПка беркем дә мөрәҗәгать итми. Барысы да үзәк хастаханәгә баруны өстен күрә. Ә даруханәгә килгәндә, муниципалитет эшкуарны үз бизнесына зыян китертеп эшләргә мәҗбүр итә алмый. Шул ук вакытта «Идарәче компания» ҖЧҖ директоры Гөлфия Абдуллина өлкән яшьтәге хатын-кызга даруларны волонтерлар китерә алуына юнәлтте, моның өчен идарә компаниясенә шылтыратырга кирәк. Район җитәкчелеге һәм тиешле хезмәт вәкилләре Фәнис Кәримов урамындагы КФЙда яшәүчеләрнең электр энергиясен еш өзү мәсьәләсен контрольгә алдылар.
Балалар иҗаты үзәге янындагы җыен якындагы йортларда яшәүчеләрне җыйды. Монда район җитәкчелеге Комсомол урамы буенча юл участогын тиешле урынга китерү мәсьәләсен каләмгә алды. Җыенда катнашучылар, үзләренең мөһим сорауларын яңгыратып, район үзәгендә генә түгел, һәр авылда да төзекләндерү эшләрен башкару масштабын ассызыкладылар. Аерым алганда, Жуков урамындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр фундаментны ныгыту буенча сыйфатлы башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерделәр.
- Хәзер фасадның җылытылуын көтәбез, - диделәр алар.
- Әлеге эш киләсе ел программасына кертелгән, - дигән җавап яңгырады.
Ә соңыннан җыелучылар үзара салым өчен яки каршы «бирелгән тавышлары» белән бюллетеньне урнага төшерделәр. Республиканың финанслашуын һәм тормышка ашырылган социаль программаларны исәпкә алганда, каршылар аз булыр дип уйларга кирәк.