Ютазы районы Бәйрәкә авылының «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган волейбол турниры узды
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган турнир хатын-кызлар һәм ирләр командалары арасында аерым булды. Әүвәл гүзәл затлар: "Фортуна", "Урыссу җыелма командасы", "Уруссинка" һәм Ютазы командалары уйнады. Уен гаҗәеп кызыклы узды, мәйданда “кызу” иде. Соңгы партиягә кадәр кем җиңүче булачагы билгеле булмады. Киеренке һәм азарт уеннардан соң, "Уруссинка" командасының яшь кызлары командасы (тренер Газинур Гәрәев) җиңү яулады, "Урыссу җыелма командасы" - икенче, "Фортуна" командасы өченче урынга чыкты. Афәрин!!!!
Ир-егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны "Уруссу" командасы алды, икенче урында - "Димтамак" һәм өченче - "Бәйрәкә". Уеннар югары дәрәҗәдә узды, һәр команда җиңүгә әзерләнде.
Турнирдан соң Ютазы муниципаль районы Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО тестлаштыру үзәге тарафыннан ГТО нормативларын тапшырырга теләүчеләр өчен мобиль мәйданчык оештырылды.