Ютазы мәктәбендә экстремизмга каршы дәрес уздырылды

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Ютазы урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы «Без нәфрәт һәм ксенофобия белән бер юлда түгел» дигән темага дәрес үткәрде.

 

Ютазы урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы территориаль бүлеге советы рәисе Ә.Ә. Ямалетдинов бу дәресне экстремистик эшчәнлекне кисәтү һәм булдырмау, гражданнарда экстремистик идеологиягә түземсезлек тудыру максатыннан үткәрде. Дәрес барышында укучылар күп милләтле җәмгыятьтә кеше хокукларын яклау һәм алга этәрүнең төрле аспектлары, шул исәптән тарихи, мәдәни һәм хокукый аспектлары белән таныштылар һәм фикер алыштылар. Шулай ук дәрес барышында укучылар әлеге темага багышланган видеороликлар карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International