2022 елның җәйге сезонындагы картинг буенча ярышлар йомгаклары буенча чемпионнарны хөрмәтләү булды.
Картингчыларны бүләкләү тантанасы 11 ноябрьдә Казан шәһәрендә ТР буенча ЮХИДИ Идарәсе бинасында узды. Ютазы районының иң җитез һәм техник картингчылары тантаналы рәвештә кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде:
Шихов Артур – 2022 елда картинг буенча 125б классында ТР Кубогы иясе;
Гәрәев Айдан – 2022 елда картинг буенча 125а классында Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчесе;
Гәрәев Айдан 2022 елда картинг буенча милли юниор классында Татарстан Республикасы беренчелегенең көмеш призеры.
Картингчыларны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!