Бәйрәкә авылында “Батыр” СККда Ютазы муниципаль районының Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО мобиль мәйданчыгы хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге яшүсмерләр өчен мобиль мәйданчык оештырылды.
- Армиягә чакырылучылар теләп гер күтәрү, куллар белән идәннән күтәрелү, аркага ятып гәүдәне күтәрү буенча тест сынауларын уздылар. Егетләр бик яхшы физик формада, димәк, хезмәткә әзер, - дип билгеләп үтте Ютазы районы ГТО тренеры һәм судьясы Газинур Гәрәев.