Районның яшь самбочыларына яңа биеклекләр буйсынды

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Күптән түгел районның спорт җиңүләре маясы алтын һәм көмеш медальләр белән тулыланды.

 

11-12 ноябрьдә Яшел Үзән районының Васильево шәһәрендә 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча ТР Беренчелегендә Ютазы районы спортчылары да катнашты. Безнең кызлар үзләренең спорт осталыкларын һәм яхшы физик әзерлекләрен тулысынча күрсәтте. Арина Галиева 47 килограмм авырлык категориясендә алтын медаль яулады. Элина Галиева (50 килограммлы үлчәү категориясе) туганыннан бераз калышып, көмеш медаль иясе булды. Сүз уңаеннан, Элинаны котларга була - ул самбо буенча спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Безнең самбочыларның әлеге ярышларда спорттагы казанышлары аларның Татарстан җыелма командасына эләгүен һәм Идел буе федераль округы ярышларында республика данын яклаячагын раслый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International