2022 елның 10-12 ноябрендә Ютазы авылында бокс ветераннары истәлегенә багышланган бокс буенча Ютазы муниципаль районының ачык турниры үтте.
Ярышларда Татарстан Республикасының һәм Башкортостан Республикасының Туймазы, Октябрьский, Түбән Кама, Кама Аланы, Ютазы, Урыссу шәһәрләреннән һәм поселокларыннан 54 спортчысы катнашты.
Ютазы районы боксчылары тренерлар Владимир Добрин һәм Рифкать Мөхәммәтшин җитәкчелегендә бу ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча:
1 урынны - Әким Заһидуллин һәм Саян Низаметдинов яулады; 2 урынны Әгъзамова Арина, Шәйгарданова Йолдыз, Мөкъсинов Динар, Хисамов Булат, Әюпов Арслан, Зәбиров Ринат, Шаһимәрданов Радель алдылар; 3 урынга Красильников Ярослав, Горбачев Ярослав, Габделхаков Рамазан һәм Сәләмов Тимур чыкты.
Тренерларны һәм спортчыларны турнирда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.