Район башлыгы исеменнән Бөек Ватан сугышында катнашучы Миңнебай Миннекәевны район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова котлады. Ветеранга иң изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды. Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте: ветеран хатирәләргә бирелеп, район тормышы, бүгенге вакыйгалар белән бик кызыксынды. Өлкән яшенә карамастан, Миңнекәев аек акылга һәм ачык хәтергә ия. Кукмара районында туган мәкаләбез герое гомеренең күпчелек өлешен Урыссу поселогында уздырган. Ул бирегә ерак 1951 елда килә – элеккеге фронтовикны биредә эшләүче махсус комендатурага комендант итеп билгелиләр. Исегезгә төшереп үтәбез, Миннекәев фронтка 1942 елда китә. Курск янындагы сугышларда катнаша. Каты яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң, комиссовать ителә.