Укучылар «Альметрика» мавыктыргыч фән музеенда, «Скай Сити парк» батут үзәгендә булдылар, Планетарийны карадылар. Экскурсия -балаларга дөньяның кызыклы һәм төрле булуын күрсәтү ысулы.
Бу аларны мода гаджетларыннан аеру, виртуаль дөньядан реаль дөньяга чыгару, тирә-юньдәге матурлыкны күрергә өйрәтү, илнең һәм дөньяның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксындыру мөмкинлеге. Безнең малайлар һәм кызлар яңа тәэсирләр алдылар, шәһәр тарихы белән таныштылар һәм сәфәрдән бик канәгать калдылар.