Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Корпорация МСП» АҖ белән берлектә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының эре заказчыларның сатып алуына керүен тәэмин итү мәсьәләсе буенча бушлай белем бирү семинары уздыра.
Чара Казан шәһ., Петербург ур., 28, Эшмәкәр йорты, 3 кат, «Алафузов» залы адресы буенча узачак.
Дата һәм вакыт: 2022 елның 22 ноябре, 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр (катнашучыларны теркәү 09:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр)
Чарада турыдан-туры катнашу өчен https://семинар-мсп.рф/kazan2022 сылтамасы буенча мәҗбүри теркәлү узарга кирәк
Чарада башкарма хакимиятнең төбәк органнары, «Корпорация МСП» АҖ вәкилләре, эре заказчылар («Автодор» КК, «Интер РАО» ААҖ, «Транснефть» ААҖ, «Ростелеком» ААҖ), Эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләре, электрон сәүдә мәйданчыклары (ЭСМ), шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм итүче оешмалар вәкилләре чыгыш ясаячак.
Практик экспертлар сатып алулар өлкәсендәге законнарның төп аспектлары турында сөйләячәк, эре дәүләт корпорацияләренең тендерларында катнашу нечкәлекләре турындагы сорауларга җавап бирәчәк һәм сатып алуларда катнашу вакытында килеп чыга торган кыенлыкларны тикшерәчәк.
Программада түбәндәге темалар каралачак:
Иң зур заказчыларның сатып алуларына ничек ирешергә
Финанс ярдәме
Бәяләр даими үзгәрә, минуска эшләмәс өчен төзелгән килешүгә ничек үзгәрешләр кертергә
Сатып алуларда катнашучыларның еш хаталары, административ һәм суд практикасы мисаллары;
Сатып алуларда катнашканда, яңа эш башлаучыларның классик хаталары, алардан ничек арынырга
Сатучыларга килешүләрне үтәү буенча тәкъдимнәр
Сатып алуларда санкциягә каршы чаралар
Сатып алуларда импортны алыштыру
Электрон кибетләр аша сату
Семинарда катнашу - дәүләт сатып алулары үзенчәлекләре, катнашу кагыйдәләре һәм шартнамәләр төзү турында белү өчен менә дигән мөмкинлек. Чакырылган экспертлар, агымдагы икътисадый шартларны исәпкә алып, бизнесны үстерү буенча файдалы һәм гамәли киңәшләр белән уртаклашачак, шулай ук эшкуарларның барлык сорауларына җавап бирәчәкләр.
Чараны «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ (МСП Корпорациясе) Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештыра.
Семинардан соң катнашучылар алачак:
Спикер презентацияләрен
Үзләренә туры килгән сатып алуларны табу һәм анда катнашу өчен шәхси тәкъдимнәр
Дәүләт корпорацияләре сатып алуларында җиңү өчен эффектив эшләү инструментлары исемлеге
"Сатып алуларда катнашу нигезләре" онлайн курсына бушлай керү
Катнашучының электрон сертификаты (алу өчен теркәлгәндә тулы ФИАи күрсәтегез)