Иске Урыссу мәдәният йортында “йон эрләү цехы” ачылды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Ватан уллары өчен оекбаш бәйлиләр

 

Чараны хатын-кызлар һәм ветераннар башлангыч оешмалары оештырды. Аларның районның мобилизацияләнгән солдатларына сарык йоныннан оекбаш бәйләргә чакыруына егерме хатын-кыз җавап бирде.

- Авыл халкы берничә капчык йон алып килде, - ди авыл җирлеге хатын-кызлар советы рәисе Зира Кашапова. - Берәүләр кулдан, әбиләребез ысулы белән эрләсә, икенчеләр эрләү машинасын сынап карады. Әлбәттә, һәркемнең үз эше бар, җәйге һәм көзге сезоннан соң башкача ял итү дә гөнаһ булмас иде. Әмма Иске Урыссу авылы хатын-кызларын гади булмаган казарма шартларында яшәгән мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү теләге берләштерде. Безнең сугышчыларга җылы оекбашлар файдалы булыр һәм аларны кышкы суыкларда җылытыр дип ышанам.

Эштән соң сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Ә татар хатын-кызларының пироглар һәм тәбикмәктән башка нинди чәй инде ул! Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Раилә Садыйкова һәм Венера Мезенцева бу башлангычта зур ярдәм күрсәттеләр – кунакларны ачык өз белән каршы алдылар һәм юмарт сыйладылар, дип ассызыклады Зира Кашапова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International