Аны район мәдәният йорты солисты Ильясова Энҗе үткәрде.
Мастер-класста катнашучылар вокал дәресләре теориясе белән таныштылар, тавыш җылыту өчен берничә практик күнегүләр башкардылар, бит мимикасы белән эшләделәр, җырчы өчен сулыш алу никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләштеләр.
Очрашу һәркем өчен күңелле узды һәм танып белүне үстерергә ярдәм итте.
Мастер-класс бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте! 🎶