16 ноябрьдә Бөтенроссия самбо көне билгеләп үтелде
"Класс очрашулары" проекты кысаларында Урыссу гимназиясенең 1В сыйныф укучылары янына самбо белән җиденче ел шөгыльләнүче 11 нче сыйныф укучылары Элина һәм Арина Галиева килде. Кызлар балаларга самбо, көрәш кагыйдәләре һәм атаклы спортчылар турында сөйләделәр. 1В сыйныф укучысы Вячеслав Никитин да әлеге түгәрәккә йөри һәм бүләкләре бар. Әңгәмә бик кызыклы үтте, балалар бик теләп аралаштылар һәм төрле сораулар бирделәр.