20 ноябрь – Бөтендөнья бала көне

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Шуңа бәйле рәвештә, Урыссу үзәк район хастаханәсенең балалар сырхауханәсе хезмәткәрләре районның белем бирү учреждениеләрендә булдылар.

Алар төрле темаларга балалар белән очрашулар үткәрәләр.

Балалар консультациясенең шәфкать туташы Гөлфия Халитова кичә Урыссу гимназиясенең 8б сыйныф укучылары белән беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәрестән тыш чара үткәрде. Белгеч зыян күрүчегә ничек реаль ярдәм күрсәтергә кирәклекне аңлатып бирде. Зур кызыксыну белән күзәткән укучылар инициатива күрсәттеләр һәм башлангыч күнекмәләрне ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International