Югары дәрәҗәдәге әзерлек – Иске Урыссу мәктәбендә бара торган ремонт эшләрен инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин шулай тасвирлады. Бүген монда барлык эшләр дә график нигезендә бара: түбә алмаштырылды, пластик тәрәзәләр куелды. СанПиН таләпләре белән шамбо урнаштырып, бәдрәф бүлмәләре җиһазландырылган. Эш бик азда гына калган – уку елы башланганчы сыйныф бүлмәләрендә косметик ремонт эшләре башкару.Бүген районның өч мәктәбендә “президент” программасы нигезендә капиталь ремонт эшләре бара.