Ел саен, ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә, Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә. 2022 елда бу дата 17 ноябрьгә туры килә.
Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненең максаты - җәмгыятьнең барлык төркемнәренең игътибарын тәмәке тартуның тискәре нәтиҗәләренә җәлеп итү, тәмәкегә бәйлелек таралуны киметү.
Ни өчен тәмәке тарту куркыныч?
- тәмәке составына кергән никотин бәйлелек тудыра
- тәмәке тарту - яман шеш авыруларының сәбәбе
- тәмәке тарту – хроник үпкә авыруларының сәбәбе
- тәмәке тарту - йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем сәбәбе
- тәмәке тарту йөклелек өзелүгә, баланың үсеше бозылуына китерергә мөмкин
тәмәке тарту сулыш юллары йогышлы авыруларын көчәйтә.
Әгәр дә сез яки якын кешегез тәмәке тартса, бөтенләйгә ташлатуны кайгыртыгыз. Сез тарткан һәр данә тәмәке зарарлы!
Тәмәке тартуны ташлау процессы һәрвакытта да җиңел булмаса да, физик һәм психик сәламәтлек өчен файданы кеше сизеп тора.
Тәмәке тартуны никадәр иртәрәк ташласагыз, тәмәке тарту белән бәйле үлем куркынычы шулкадәр тизрәк кимиячәк.
Тәмәке төтененнән башка сәламәт яшәү рәвешен сайлагыз