Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 2022 елның 18 ноябре, җомга

2022 елның 18 ноябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУДАН кергән:

 

 

2022 елның 19 ноябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2022 елның 19 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

 

- көчле кар, юеш кар;

 

- күрүчәнлек 1000 метрга кадәр һәм кимрәк начарланган буран;

 

- көнчыгыштан көчле җил, урыны белән секундына  15-20 метрга кадәр (Казанда секундына 18 метрга кадәр);

- бозлавык;

- юлларда кар көртлекләре, бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

Буран - җил белән җир өстендә һава катламы белән кар йөрүе.

Җәяүле, түбән һәм гомуми буран була. Җәяүле һәм түбән буранда элек яуган кар бер урыннан икенче урынга күчә, гомуми буран вакытында, кар да күчә, болытлардан да кар ява.

Көчле буран вакытында нишләргә?

Аерым очракларда гына биналардан чыгарга кирәк. Ялгызың чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны әйтеп, хәбәр итеп куегыз. Машинада зур юллардан һәм шосседан гына йөрергә мөмкин. Машинадан чыккач, аннан читкә китмәгез. Юлда тукталганда, аерым гудоклар белән хәвеф сигнализациясен эшләтегез, капотны ачыгыз яки антеннага ачык төстәге тукыма асып куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызып калдыру, вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газы белән агулануны булдырмау өчен тәрәзәне ачу зарур. Әгәр дә сез торак пункттан читтә йөргәндә юнәлешегезне югалтсагыз, беренче йортка керегез, урнашкан урыныгызны ачыклагыз һәм мөмкин булган кадәр буран бетүен көтегез. Әгәр көчегез бетә башласа, яшеренер урын эзләгез һәм анда калыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кергәндә сак һәм уяу булыгыз, чөнки табигать афәтләре вакытында машиналар, фатирлар, хезмәт урыннарыннан урлау очраклары кискен арта.

Көчле бураннан соң нишләргә?

Әгәр дә көчле кар себертеп өйгән урында бина эчендә бикләнеп калсагыз, сак булыгыз, паникасыз мөстәкыйль рәвештә чыгу мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз (булган корал һәм кул астындагы чараларны  кулланып). Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә өемнең зурлыгы һәм мөстәкыйль чыгу мөмкинлеге турында хәбәр итегез. Әгәр дә кар оемен мөстәкыйль көрәп булмаса, коткару бүлекләре белән элемтәгә керергә тырышыгыз. Радиоалгыч (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылык саклау һәм азык-төлек запасларын экономияләү чараларын күрегез.

Теләсә нинди бәла очрагында, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

Баш Идарә сайтының "Оператив мәгълүмат"ын кулланганда бүлеккә актив интернет-сылтама мәҗбүри!

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.

6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәзә пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алып кую зарур.

8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Бозлавык  булганда:

Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотмаска кирәк, тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган транспорт йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан мөмкин булганча баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны алар аркылы чыксын өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп аркылы чыкмагыз, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршы гына хәрәкәт итү зарур. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану таләп ителә.

Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International