Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2022 елның 20 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан керде:

2022 елның 21 ноябренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 21 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннар белән томан көтелә.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Томанда:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басмаска кирәк. Тукталыш кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина

йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына,

бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү мөһим.

Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Явым-төшемдә:

- урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;

- үз хуҗалыкларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне ныгытыгыз, аларның җимерелүе кешеләрне җәрәхәтләргә китерергә мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызуга әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International