Эдуард Иванов: “ГТО тапшырырга килгән 100 кешенең 20се генә таләпләрне үти ала"

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы Татарстанда зур популярлык казана бара, әмма нормативларны барысы да тапшыра алмый.

Бу хакта "Хезмәткә һәм оборонага әзер” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Иванов хәбәр итте. «Ярты миллионнан артык татарстанлы сынау үзәкләренә килде һәм төрле дәрәҗәдәге нормативларны үтәде. Ләкин мин ачыктан-ачык сөйлим. ГТО тапшырырга килгән йөз кешенең егермегә  якыны гына нормативларны үти ала. Яхшымы бу яки начармы? Минем уйлавымча, начар! Шуны да искәртәсем килә, ГТО комплексын гамәлгә кертү – барыннан да элек муниципалитетлар,  авыл җирлекләре, районнар һәм шәһәр башлыклары җаваплылыгында. Без бу эшнең кураторлары. Минемчә, безнең республика өчен ярты миллион норматив тапшыручы – күп түгел", - дип билгеләп үтте Иванов. Аның сүзләренә караганда, нормативларны тапшыручыларның гомуми санында мәктәп укучылары категориясе әйдәп бара, чөнки аларның мотивацияләре бар - югары уку йортларына керү өчен бонуслар алу.

Өлкән яшьтәге категорияләр арасында безнең тарафдарларыбыз һәм теләктәшләребез аз түгел  - алар өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү актив гомерне озайтуга яхшы этәргеч бирә», – дип ассызыклады Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International