Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу гадәткә керде
Балалар иҗат үзәге базасында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу чаралары кысаларында "Гаилә - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен" дигән район конкурсы үткәрелде.
Дата бөтен дөнья буенча 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Статистика юл-транспорт һәлакәтләре саны артуны дөньяның барлык дәүләтләрендә диярлек билгели. Бу көнне оештырылган чаралар проблемага зур игътибар җәлеп итүгә, юлларда үлүчеләр санын киметү өчен практик чаралар күрү кирәклеген искә төшерүгә юнәлдерелгән.