Бәйрәкә укучылары макулатура җыюда катнаштылар

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Бәйрәкә урта мәктәбендә бер мең ярым килограммнан артык макулатура җыелган

 

#Бәйрәкә урта мәктәбендә макулатура җыюны оештыру турында карар кабул ителгән. Практик эшкә керешер алдыннан, укытучылар сыйныф сәгатьләре үткәргән, анда балаларга моны нәрсә өчен эшләргә кирәклеген аңлатканнар. Балалар һәм аларның әти-әниләре мәктәпкә төрле кәгазь калдыклары алып килгән. Нәтиҗәдә, якынча 1576 кг макулатура җыелган.

 

Билгеле булганча, агач – кәгазь җитештерелә торган төп материал. Кәгазь җитештерү өчен күп еллар үскән агачларны кисәргә кирәк була. Яңа агач утырту һәм үстерү – зур чыгымнар һәм көч таләп итә. Моннан тыш, яхшы агач үстерер өчен уртача 50 ел көтәргә кирәк. Массакүләм үсентеләрне кисү зур тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк. Шуңа күрә макулатура тапшыру – әһәмиятле эш!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International