Урыссу гимназиясенең 6 сыйныф укучылары #бумбатл акциясенә азарт ашкыну һәм зур җаваплылык белән килде
Агачларны саклап калу һәм кирәкмәгәнен эшкәртеп, илгә яңа кәгазь җитештерергә ярдәм итү - балалар өчен этәргеч механизмга әверелде! Бу процесста балалар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, ә ярдәмчел туганнар һәм күршеләр дә катнашты. Нәтиҗә көткәннән дә артык булды, 300 килограмм макулатура җыйдылар. Гимназиягә 50 килограммнан артык макулатура алып килгән Вәгыйз Хикмәтов аеруча аерылып торды .