Авыл хуҗалыгы, сәнәгать производствосы, төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы алдынгыларының район слеты төрле өлкәләрдә танылган хезмәт кешесен һәм үзләрен эштә күрсәткән мәктәп тәрбияләнүчеләрен җыйды.
Район мәдәният йорты залында җыелганнарга котлау сүзләрен район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина һәм башкалар җиткерде. Алар бүләкләү тантанасын алып бардылар. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, чәчәкләр, бүләкләр, елмаюлар, районда танылган солистлар һәм иҗат коллективларының һәм чакырылган артистларның иң яхшы концерт номерлары - болар барысы да бүгенге көннең иминлеге, тыныч киләчәк хакына хезмәтне, хезмәт кешесен, туган якның иҗади рухын данлауны күрсәтә.