Урыссу балалар бакчасында Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрьдә Урыссудагы 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үттеләр

 

Малайлар һәм кызлар бәйрәм мохитына чумып, кызыклы конкурсларда һәм эстафеталарда катнаша алды.

Балалар «Кар бөртекләре», «Кыш һәм җәй», «Күңелле эстафета», «Суык бабай – кызыл борын», «Туңдырам», «Ике Суык бабай» кебек күңелле уеннар уйнадылар. Бу бәйрәм балаларга бик күп канәгатьлек һәм шатлык алып килде. Мондый чаралар балаларда могҗизага, яхшылыкка ышаныч формалаштырырга мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International