Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә
Урыссуның 1нче номерлы мәктәбендә 4А сыйныфында ата-аналар һәм юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге начальнигы Рәзидә Игнатьева чакырылып, чара үткәрелде.
Чара танып-белүгә булышлык итте һәм дулкынландыргыч булды. Балалар укытучыларны аңлы мөнәсәбәт һәм җитдилек белән тыңладылар һәм "Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләм" онлайн-викторинасында актив катнаштылар. Укучылар илдә һәм республикада юл-транспорт һәлакәтләренең кырыс статистикасы турында белделәр. Һәлакәтләрдә һәлак булган кешеләрне искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан ителде, шәмнәр кабызылды, шуннан соң укучылар һәлак булган балаларны символлаштырган кәгазь фәрештәләрне тактага беркеттеләр. Яшь хәрәкәт инспекторлары отряды юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде. Чара ахырында мәктәп ишегалдында балалар күккә ак шарлар очырды.