Урыссу поселогыннан җыеннар салмак рәвештә авыл җирлекләренә күчте

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Гадәттәгечә, ел ахырында җирлек башлыклары узып баручы елда башкарылган эшләр турында хәбәр итәләр, киләчәккә бурычлар билгелиләр.

 

Ютазы. Әлеге җирлеккә алты торак пункт – Алма-Ата, Ык, Кәркәле, Малиновка, Ютазы кымыз дәвалау поселогы һәм, аңлашыла ки, Ютазы авылы керә. Җирлек башлыгы Рәис Галимов файдаланылган үзара салым акчалары турындагы хисап докладында һәр авылга финанс чыгымнары турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, торак пунктларда яшәүчеләр һәм җирлек җитәкчелеге арасында булачак эшләр планы буенча фикер алышулар алдан бара һәм кабул ителә. Әйтик, 2021 елда, юл-урам челтәрен норматив торышка китерүдән тыш, Алма-Атада су белән тәэмин итү линиясе дә ремонтланган. Кәркәледә зират коймалары яңартылган, Малиновка авылында чишмәне реконструкцияләүгә материаллар сатып алынган, Кымыз белән дәвалану поселогында ике янгын гидранты урнаштырылачак, Ютазыда Камалиев һәм Комсомол урамнары буенча юллар ремонтланган, урам утлары лампалары һәм башкалар сатып алыначак. 2022 ел эшләренә Ютазы авыл җирлегеннән җыелган акчаларның суммасы 686 мең сум тәшкил иткән, республикадан 2 млн 744 мең сум акча кергән (авыл халкының һәр җыелган сумына республика бюджетыннан 4 сум бүлеп бирелгән). Шулай итеп, җирлекнең мөһим проблемаларына 3 миллион сумнан артык акча тотылган.

 

Ә хәзер - җыенда катнашучылар район җитәкчелеге һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре алдында күтәргән мәсьәләләр турында кыскача гына. Малиновкадан үзен Юрий Петрович дип таныштырган яшәүче тиешле хезмәтләрнең игътибарын авылда салынган юлның сыйфаты проблемасына, Интернетның начар эшләвенә, еш кына электр энергиясен өзүләренә, эчә торган суның бердәнбер чыганагы - чишмәне кичектергесез ремонтлауга юнәлтте. Юлга килгәндә, район башлыгы Аяз Шәфигуллин Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе җитәкчесенә эшнең масштабын һәм үтәү срокларын билгеләү өчен урыннарга барып карарга кушты. Интернетка килгәндә, ул инде районның “авырткан урыны” – район үзәгендә әле яңа опто-җепселле элемтә линиясе үткәрелә, дип ассызыклады район башлыгы. Һәрхәлдә, әлеге проблеманы югары дәрәҗәдә яңгыратачакбыз, дип билгеләп үтте ул. 15 ноябрьдә электр энергиясен сүндерү, дип ышандырды электр челтәрләре җитәкчесе, авария – торгызу эшләре сәбәпле иде. Ничек кенә булмасын, диде район башлыгы проблема хакында озак кына фикер алышканнан соң, авылны җиде сәгатькә токсызландыру – чиктән ашкан күренеш. Мондый хәл булырга тиеш түгел, әлбәттә, авария-торгызу эшләре сәбәпле - аңлашыла, әмма кышын планлы эшләр сәбәпле түгел, дип нәтиҗә ясады ул. Чишмә  ремонтлау зарурлыгы, ачыклануынча, күптәнге проблема икән инде. Авыл халкының бу мәсьәләне мөстәкыйль хәл итүе нәтиҗә бирмәгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сүзләренә караганда, район бюджетында экология линиясе буенча статья каралган, бу сорау  уңай хәл ителергә тиеш. Һәрхәлдә, ул район җитәкчелеге контроленә алынды.

 

Ютазы халкы кичке вакытта яшьләрнең, өлкән сыйныф укучыларының әдәпсез тәртибе мәсьәләсен күтәрде, шул исәптән, авылның горурлыгын тәшкил иткән яңа паркта тәртипсезлек хөкем сөрә.

 

- Аерым алганда, участок полициясе, хокук саклау органнары вәкилләре кая карый? Асоциаль элементларның мондый хокук бозуларын даими рәвештә кисәткәндә, андыйлар үзләрен иркен хис итмәс иде, - диде бер яшәүче җитәкчелек һәм тиешле хезмәтләр игътибарын җәлеп итеп.

- Ә участок полициясенең шылтыратуларга җавап бирмәвенә килгәндә, мондый очракларда «02» яки «112» номерлары буенча шалтыратырга мөмкин, дигән җавап яңгырады.

Фикер алышканнан соң һәм башка, җирле дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле тормыш тәэмин итү мәсьәләләрен хәл иткәннән соң, җыенда катнашучылар үзара салым суммасы өчен тавыш бирделәр: 2023 елда ул үзгәрешсез кала – балигълык яшенә җиткән һәр кешедән - 400 сум.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International