Урыссудагы 3 номерлы мәктәптә укытучылар семинары узды

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрьдә 3нче номерлы Урыссу урта мәктәбендә Ютазы районының рус теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды

 

Ачык дәресләрне Низамиева О.А. һәм Л. М. Әхтәмова үткәрде, кече звено белән өлкән звено арасында дәвамчанлыкны үстерү максатыннан дүртенче сыйныф укытучысы Г. Ф. Хәләпова дәрестән тыш чара үткәрде. Н.И. Вәгыйзова һәм Р. И. Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендә кунакларга А. Лингренның тууына 115 ел тулу уңаеннан "Наедине с Карлсоном" исемле театраль спектакль тәкъдим ителде.

Башлангыч сыйныф укытучысы Л. Н. Гайнуллина "Башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең дәвамчанлыгы" дип аталган доклад белән чыгыш ясады. Семинар ахырында нәтиҗәле киңәшү өлеше узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International