Бу уңайдан чын көзге бәйрәмнәр оештыручы хуҗабикәләр дә бар. Уен-көлкеле эш көненнән соң, алар кичке чәйгә – каз мае белән майланган тәбикмәк, бәлки тагын каз эч-башыннан әзерләнгән бәлеш белән сыйланырга җыела. Кагыйдә буларак, каз өмәләрендә булышырга күршеләр, ахирәтләр, туганнар килә.