18-20 ноябрьдә Казанда грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды
Ярышлар 18 яшькәчә яшүсмерләр арасында үткәрелде һәм СССРның халыкара класслы спорт мастеры, РСФСРның атказанган тренеры Х.Ш. Тимашев истәлегенә багышланды. "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Тимур Фәррахов 3 нче урынны яулады.