Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

 

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан килде:

 

2022 елның 22 ноябренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2022 елның 21 ноябрендә, көннең икенче яртысында һәм шулай ук 22 ноябрьдә төнлә һәм көндез, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә (Казанда - төнлә һәм иртән).

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Томанда:

 

Әгәр дә Сез табигатьтә булганда томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

 

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүдән, алга китүләрдән сакланырга кирәк.

 

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда баручы транспорт белән була. Шуны истә тотарга кирәк: томан ераклыкны яшерә - гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.

 

Кискен тормозга басулардан сакланырга кирәк: кирәк булганда, тукталыш тизлеген салмак киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басу, моның белән артта барган автомобиль йөртүчеләрне кисәтү мөһим. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклану артык булмаячак.

 

Явым-төшемдә:

 

- урамда барганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;

 

- үз хуҗалыкларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне ныгытыгыз, аларның төшүе кешеләрнең җәрәхәтләнүенә китерергә мөмкин;

 

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызуга әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International