Кичә район башлыгы Аяз Шәфигуллин атналык киңәйтелгән киңәшмәдә «Сөембикә» балалар иҗат үзәгенең хореография ансамбле солисткаларын һәм җитәкчесе Альбина Әхмәдышинаны котлады
«Барсик» Бөтенроссия балалар иҗаты фестиваленең Рәхмәт хаты белән Балалар иҗаты үзәгенең «Сөембикә» хореография коллективы җитәкчесе Альбина Вагыйз кызы Әхмәдышина бүләкләнде. Аның җитәкчелегендә коллектив өч тапкыр лауреат һәм дипломант булган.
- Гыйнвар каникулларында без Кыш Бабайның туган ягына Бөек Устюгка халыкара хореография конкурсына баруны планлаштырабыз, - дип планнары белән уртаклашты Альбина Вәгыйз кызы.
Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!