Бу иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.
Балалар үзләренең әниләре, бәйрәм символы булган чәчәкләр – күгәрчен күзләре турында җылы һәм назлы итеп сөйләделәр.
Дәрескә әни кеше - Валерия Игоревна Чеснокова чакырылган иде, ул даруханәдә провизор булып эшли. Валерия Игоревна үз һөнәре, провизорның күп нәрсәне белергә, игелекле һәм ярдәмчел кеше булырга тиешлеге турында сөйләде. Шулай ук укучылар рецептларның медицина белгечләре өйрәнгән латин телендә язылганын белделәр. Валерия Игоревна даруларны латин телендә атады. Балалар игътибар белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Дәрес ахырында барысы да әниләре өчен открыткалар ясады. Очрашу файдалы һәм бик кызыклы узды!