Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан килде:
2022 елның 24 ноябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 23-24 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- кар, юеш кар һәм бозлы яңгыр, көндез 23 ноябрьдә һәм төнлә 24 ноябрьдә урыны белән көчле яңгыр төрендә явым-төшем;
- бозлавык;
- юлларда кар көртләре, көчле бозлавык барлыкка килә.
2022 елның 23 ноябрендә шулай ук томан, буран.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Бозлавык булганда:
Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотмаска кирәк, тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган транспорт йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан мөмкин булганча баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны алар аркылы чыксын өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп аркылы чыкмагыз, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршы гына хәрәкәт итү зарур. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану таләп ителә.
Томанда:
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басмаска кирәк. Тукталыш кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина
йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына,
бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү мөһим.
Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Явым-төшемдә:
- урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
- үз хуҗалыкларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне ныгытыгыз, аларның җимерелүе кешеләрнең җәрәхәтләнүенә китерергә мөмкин;
- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызуга әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк.
Һәр бәла очрагында, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.