21 ноябрьдә район хакимиятендә атналык оператив киңәшмә тантаналы мизгелдән башланды

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасының мөлкәт белән идарә итү бүлеге начальнигы Огнева Екаератеринага күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды. 

«Барсик» Бөтенроссия балалар иҗаты фестиваленең Рәхмәт хаты белән Балалар иҗат үзәгенең «Сөембикә» бию коллективы җитәкчесе Альбина Әхмәдышина бүләкләнде. Аның җитәкчелегендә коллектив өч тапкыр лауреат һәм дипломант булган.

«Барсик» Бөтенроссия балалар иҗаты фестиваленең 1 нче дәрәҗә дипломнары белән «Сөембикә» хореография коллективы солистлары Гәрәйшина Наилә, Мөхәммәтҗанова Камелия бүләкләнде.

Шулай ук «яшь талантлар» балалар студиясе солистлары Гобәйдуллина Айгөл, Минһаҗева Амелия һәм Насретдинова Мәрьям «Созвучие - 2022» 15 нче ачык республика фестиваль - конкурсының 1 нче дәрәҗә лауреаты дипломнарына лаек  булдылар. Балалар иҗат үзәгенең «Яшь талантлар» балалар студиясе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вәлиева Гөлчәчәк Иргали кызы.

Алга таба 2022 елның 10 аенда ятим балаларның һәм караучысыз калган балаларның хокукларын яклау өлкәсендә башкарма комитетның опека һәм попечительлек секторының дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруы турындагы доклад белән опека һәм попечительлек секторы мөдире Любовь Киселева чыгыш ясады.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр һәм шартлар турында хәбәр итте.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең эше, алимент түләүләр буенча бурычларны каплау, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге буенча райондагы оператив хәлгә кагылышлы сораулар каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International