22 ноябрьдә Үзәк балалар китапханәсендә 4 б сыйныф укучылары өчен «Балалар һәм аларның хокуклары» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Китапханәче Кадрия Заһретдинова укучыларны БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1989 елның 20 ноябрендә кабул ителгән Бала хокуклары конвенциясе белән таныштырды. Документ балалар тормышы һәм үсеше өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Балалар зур теләк белән электрон презентация белән озатылган әкияти сәяхәткә юнәлде, шулай ук «Китап геройлары - закон бозучылар» викторинасында катнаштылар. Китап геройларының хокук бозуларын тасвирлау буенча, балалар әкият персонажларының хокуклары бозылган әкиятләрнең исемен атады һәм Конвенциянең статьясын билгеләргә тырышты.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International