Уенда катнашучылар гадәти булмаган кызыклы биремнәр үтәделәр, алар стандарт булмаган фикер йөртергә, тырышлыкны һәм уйлый белүне үстерергә, оригиналь чишелешләр таба белергә, иң мөһиме, белем багажын тулыландырырга ярдәм итә. Сораулар төрле иде: гади һәм катлаулы, җитди һәм шаяртулы, ләкин тәрбияви. Уен барышында укучылар анда ул юк кебек тоелган урында мантыйк эзләделәр.