Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова һәм оештыру-методик кабинетның өлкән фельдшеры Мәйсәрә Рахмаева районның медицина учреждениеләрен йөреп чыкты.
Бәйрәкә табиблык амбулаториясендә көндезге стационарның халык өчен уңайлылыгын арттыру максатында, аның урнашкан урыны үзгәртелгән, кечкенә косметик ремонт үткәрелгән. Кабул итүне Урыссу үзәк район хастаханәсе табибы алып бара. Стационар ике сменада эшли. Бүген биредә 12 кеше дәвалана.
Светлана Закир кызы шулай ук Бәйрәкәтамак һәм Иске Каразирек авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары эше белән танышты. Мәйсәрә Атлас кызы санитария-дезинфекция режимының үтәлешен тикшерде.