Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе (Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

 

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан килде:

 

Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе

 

 

Якындагы 1-3 сәгатьтә, 2022 елның 23 ноябрендә кич белән, төнлә һәм көндез 24 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 20 мм һәм аннан да күбрәк диаметрда көчле бозлавык яту көтелә.

 

Бозлавык  булганда:

Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотмаска кирәк, тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган транспорт йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International