Бәйрәкә. Җирлек башлыгы Альбина Әхмәтшина 2022 елда үзара салым буенча башкарылган эшләр белән авыл мәдәният йортында җыелган халыкны таныштырды һәм киләсе елга бурычларны да билгеләде.
Бәйрәкәлеләр кабул иткән үзара салым суммасы, аерым категориядәге гражданнардан тыш – 500 сум. Җыенда катнашучылар Бәйрәкә-Урыссу автобус маршруты рейсын яңарту мәсьәләсен күтәрделәр.
- Без пилот маршрутны бер айга эшләтеп карарбыз, - дип билгеләп үтте «Транспорт» ҖЧҖ җитәкчесе Ленар Идрисов. Элек бары ике-өч кеше йөри иде, күп дигәндә - сигез кеше. Шул ук вакытта транспорт предприятиесенә маршрутны карап тоту елына миллион ярым сумга төшә. Вакытны үзегез хәл итегез - нинди көннәрдә һәм нинди сәгатьләрдә уңайлы. Маршрутның башлангыч һәм ахыргы ноктасы - Урыссу поселогы түгел, ә Бәйрәкә авылы булсын өчен автобус йөртүченең бәйрәкәле булуы яхшы.
Авыл зираты янындагы чүплек мәсьәләсен хәл итү уңаеннан, район башлыгы Аяз Шәфигуллин халык игътибарын нинди генә чүп өеме булдыру да штраф санкцияләре белән янавына юнәлтте. Шуңа күрә, чүплекне юк итәргә һәм җирне рекультивацияләргә кирәк, дип ассызыклады ул. Чүп-чар темасы цивилизацияле хәл ителергә тиеш.
- Үз вакытында Бәйрәкәдә «Чиста су» программасы буенча яңа су линиясен төзи башлаганнар иде, ул ярты юлда тукталды. Бу сорау кайчан хәл ителәчәк?
- Әлеге программа Газлаштыру фонды аша эшли. Быел финанслар Бәйрәкәтамакка суэтем башнясы урнаштыруга юнәлтелде. Билгеле булганча, анда су проблемасы – күптәнге тарих. Ел саен без зур күләмле эшләр белән хөкүмәт дәрәҗәсенә чыгабыз. Кызганычка каршы, әлегә финанслар юк. Әлбәттә, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Шөгыльләнәчәкбез. Ул көн тәртибеннән алынмаган.