Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан  килде:

 

2022 елның 25 ноябренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2022 елның 25 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

 

 

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә

чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басмаска кирәк. Тукталыш кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина

йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына,

бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү мөһим.

Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International