Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Сергей Рузанов ветеран Лидия Федоровна Кочеткованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Юбилярга чәчәкләр бәйләме, РФ Президентының котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Өлкән яшьтәге хатын дәрәҗәле кунакка бик шатланды. Гөлләмәне һәм бүләкне бик теләп кабул итте.
Лидия Кочеткова Бөек Ватан сугышы ветераны, авыр чорлар кичергән. Бөгелмә районының Спасское авылында туган, шунда ук мәктәпне тәмамлаган. Гаилә корганнар һәм Урыссуга күченгәннәр. Гомере буе Әпсәләм комбинатында эшләгән, анда күп тапкырлар предприятие җитәкчелеге тарафыннан Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Хезмәт ветераны исеме бар.
Ире Вениамин белән бергә Юрий исемле бердәнбер улын тәрбияләп үстергән. Бүгенге көнгә аның оныгы Михаил һәм оныкчыгы Ярослав бар. Якыннары аның янына еш килә һәм көндәлек эшләрендә булыша.
-Яшь чагымда бәйләү һәм кулинария белән шөгыльләндем. Сәяхәт итәргә ярата идем, Грузиягә барырга хыялландым, әмма анда барып булмады. Узган тормышымнан канәгатьмен. Барысына да бәхет, сәламәтлек һәм тынычлык телим, ди юбиляр.