Искәртеп үтәбез, Кәрәкәшле авыл җирлегенә Ак-Чишмә, Салкын Чишмә, Урал авыллары, Бәйрәкә һәм Кәрәкәшле тимер юд разъезды поселоклары, Димтамак авыл җирлеге составына - Алабакүл, Ак-Юл, Екатериновка, Тарлау, Яссытугай торак пунктлары керә. Әлеге җирлек башлыклары, 2022 елда үзара салым буенча башкарылган эш нәтиҗәләре белән хисап тотып, авыл кешеләренә әлеге сумма өчен тавыш бирергә тәкъдим иттеләр, чыгымнарның бу статьясы буенча билгеләнгән эшләр белән таныштырдылар. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, җыелучыларның игътибарын үзара салымда республиканың финанслашып ярдәмгә килүенә юнәлтеп, һәркемгә үз җирлекләренең төзекләндерү эшләренә аңлавы һәм ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.
Кәрәкәшлеләр, мөгаен, үзләрен борчыган сорауларның берсен дә калдырмагандыр. Аларның кайберләренә хезмәт җитәкчеләре җавапны шунда ук, залда бирделәр. Башка сораулар беркетмәгә кертелде. Әйтик, Кәрәкәшледә юл эшләре вакытында юлны Салкын-Чишмәгә таба да кардан чистартырга карар кылынды. Кәрәкәшле авылы халкы өмәләр вакытында зиратны җыештыра. Зират коймасы артына өелгән чүп-чарны һәм чыбык-чабыкны вакытында чыгаруны оештыру ихтыяҗы бар. Район башлыгы җирле хакимиятне әлеге мәсьәләне җирлек территориясендә эшләүче предприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә хәл итәргә чакырды. Чыгаруны оештырырга мөмкин һәм моны эшләү зарур да, дип ассызыклады ул.
- Башка шәһәрләрдә яшәүче гаилә әгъзаларына чүп - чар чыгарган өчен ни өчен счетлар килә, - дип сорады Кәрәкәшледә яшәүче. – Алар, әлбәттә, авылда пропискада, әмма үзләре чүпләгән урыннарда түлиләр. Уку һәм яшәү урыныннан раслаучы белешмәләр тәэсир итмәгән: чүп чыгару предприятиесе яңадан исәпләү оештырмый. Нәтиҗәдә, “Каты көнкүреш калдыклары” буенча счетлар артыгы белән килә.
Район башлыгы әлеге җәмгыятьнең район вәкиленә бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Хуҗалыклары чүп үләненә күмелгән хуҗасыз йортлар да актуальлеген югалтмый. Бу бит авылның тышкы кыяфәтенә тәэсир итеп кенә калмый, янгын куркынычы да тудыра. Кызганыч, диелде җыенда, тәртипсез ишегалды әле хуҗаның документаль дәрәҗәдә юклыгын аңлатмый. Ваемсыз кеше булса да, район һәм җирлек җитәкчелеге аңа кискен тәэсир итә алмый. Әлбәттә, административ комиссия штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартырга тиеш. Ләкин бу аз социаль җаваплылыгы булмаган кешеләр өчен - аз нәтиҗәле ысул. Әгәр хуҗалар ел дәвамында игълан ителми икән, күчемсез милек җирлек карамагына күчә. Ташландык йортларның берсе буенча республика ведомстволарының берсенә районның тиешле хезмәте тарафыннан хат әзерләргә карар ителде. Кәрәкәшледә башка сораулар да яңгырады - кайбер урамнарда яктырткычлар булмау, электр энергиясен кабызу һәм сүндерү таймерын җайга салу, Уралда тузган су белән тәэмин итү линиясе, Салкын Чишмәдә интернет тизлеге белән бәйле проблемалар.
2022 елда Димтамакта үзара салым акчалары Акьюлда юлга вак таш җәюгә, Екатериновкада зиратны ихаталауга материал сатып алуга, Алабакүлдә юлны асфальтлауга һәм карт агачларны кисүгә, ике янгын гидранты сатып алуга һәм карт тирәкләрне кисүгә һәм яңа зиратны киртәләү өчен материал сатып алуга юнәлтелгән. Димтамакта зират коймасы өчен профиль торбалар һәм Тарлауда балалар мәйданчыгын киртәләү өчен материал сатып алуга, Яссытугай зиратын киртәләү өчен материал сатып алуга акча тотылган. Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, Яссытугайда зиратны үсентеләрдән, куаклар һәм картайган агачлардан чистартуда авыл халкы катнашкан. Гаделлек өчен шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр җирлек халкы мәңгелек йортны тәртиптә тотуга җаваплырак һәм җитдирәк карый башлады. Димтамактагы җыенда залдан сорауларга килгәндә, кешеләрне ашлыкның сатып алу бәясе кызыксындыра: игенчеләрнең кыенлык белән үстергән уңышларын яхшы бәядән озатасылары килә.
Җыен тәмамлап, район башлыгы башкарылган һәм алда торган эшләрнең масштабына тагын бер кат игътибар юнәлтте, һәр җирлектә ком-чуерташ катнашмасы җәю буенча программа эшләвен билгеләп узды. Авыл җирлекләрендәге юлларны әлеге программа буенча ремонтларга була, дип нәтиҗә ясады ул.